“Татарстан” авикомпаниясе генераль директоры эштән азат ителде

2013 елның 4 декабре, чәршәмбе
“Татарстан” авиакомпаниясе” ААҖ нең Директорлар советы карары белән Әксан Гыйниятуллин авиакомпаниянең генераль директоры вазыйфасыннан азат ителде, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

Авикомпания матбугат хезмәте әлегә бернинди өстәмә мәгълүмат бирә алмый, шул исәптән генераль директор вазыйфаларын башкарачак кандидатура хакында да.

Әксан Гыйниятуллинны вазыйфасыннан азат итүгә 17 ноябрьдә “Татарстан” авиакомпаниясе самолетының һәлакәткә очравы сәбәп булды. Фаҗига нәтиҗәсендә лайнер бортындагы 50 кешенең дә гомере шунда ук өзелде.

Ул компанияне 2011 елның декабреннән җитәкләгән.


tat.tatar-inform.ru


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International