Район башлыгына сорау бир

2013 елның 4 декабре, чәршәмбе
Сорау һәм җавапларны без яңалыклар челтәрендә урнаштырып барабыз. Күзәтеп барыгыз. Нинидидер сәбәпләр аркасында үз сорауларыгызга җавапны Әлмәт муниципаль районы Интернет-Порталының “Район башлыгына сорау бир” дигән өлешендә таба алмасагыз, аны “Сорауларга җавап” дигән бүлектә табарга мөмкин.

Сорау: Хәерле кич!. Сезгә Тельман урамы 28 а йортында яшәүчеләр мөрәҗәгать итә. Барысы да чүп машинасының килгәнен көтә алмау сәбәпле, өй янында чүп өемнәре үсә. Шунлыктан чүп контейнеры куеп, тирәсен сетка белән әйләндереп алуыгызны сорыйбыз. Караучысыз калган этләр, мәчеләр чүп тутырылган пакетларны өй тирәсе буйлап тарата. Үзебезне чүплектә яшәгән кебек хис итәбез. Контейнер куяр өчен өйдән ерак түгел уңайлы урын да бар. Әлеге мәсьәлә уңай хәл ителер дип уйлыйбыз.
Җавап: Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты III микрорайонның өй тирәләренә чүп контейнерлары куеп карарга дигән фикергә килде. Әгәр әлеге проект уңышлы гына эшләп китсә, мондый контейнерларны шәһәрнең барлык районнарында да кую мәсьәләсе хәл ителәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International