17 нче ТОСМСта отчет җыелышы

2013 елның 4 декабре, чәршәмбе
Әлмәт муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Ринат Шәйхатаров 17 нче ТОСМС та булып узган отчет җыелышында катнашты. Җыелыш 3 декабрь көнне 13 нче мәктәптә үтте. Анда 17 нче ТОСМСның кураторы, “АЛНАС” ААҖ нең персонал буенча директоры Илшат Хаҗиев, Бигәш округы буенча депутат Ирек Мөхәммәтшиның ышанычлысы Илсур Ганиев, ТСЖ һәм шәһәр службалары вәкилләре катнашты. Башкарылган эшләр буенча ТОСМС мөдире Татьяна Лахмытко чыгыш ясады. Микрорайондагы оператив торыш белән өлкән участок уполномоченные, полиция майоры Рамис Газизов таныштырды.

17 нче ТОСМС биләмәләрендә 69 торак йорт урнашкан, шуларның 19ы АЛНАС хезмәткәрләре өчен төзелгән. Микрорайонда 12 меңләп кеше яши. Территориядә “АЛНАС” җәмгыяте тарафыннан бик күп эшләр башкарылган. Ел саен җәмгыятьнең финанс ярдәме белән төзекләндерү эшләре тормышка ашырыла. Соңгы 6 елда өлеге максатларда 14 миллион сум акча тотылган. Әлеге акчалар юлларга асфальт җәюгә, садик һәм мәктәптәге ремонт эшләренә һәм башка күп кенә чараларга тотылган. Компания “Ротор” хоккей командасына да хәйрия ярдәме күрсәтеп тора

Җыелышта чыгыш ясаучыларның сораулары ЖКХ системасына кагылышлы булды. Мәктәп һәм Чапаев урамындагы территорияләрне төзекләндерү турында да проблемалар кузгатылды. Күп кенә сорауларга җыелыш барышында ук җаваплар бирелде.

Җыелышта Ринат Шайхатаров чыгыш ясады. Ул үз чиратында шәһәр һәм районның социаль-икътисади тормышы белән таныштырды.

Җыелыш нәтиҗәләре буенча барлык сораулар да башкарма комитет тарафыннан контрольгә алынып, язмача җаваплар әзерләнәчәк.

Резеда Исмәгыйлева, «Альметьевский вестник»

Автор фотолары
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International