Инде иртәгә Әлмәттә «Татнефть ралли Әлмәт» масштаблы ярышы узачак

2025 елның 17 декабре, чәршәмбе

Әлмәттә һәм Әлмәт районында 18-20 декабрьдә илнең һәм төбәкнең иң көчле автоузышчылары катнашында «Татнефть ралли Әлмәт» узачак. Катнашучыларга 300 км чамасы трассаны үтәргә туры киләчәк, шуларның 60 км — тизйөрешле махсус участоклар.

Программасы:

18 декабрьдә - «Татнефть»  ягулык салу станциясендә катнашучылар белән очрашу» №330 (19:00-21:00): автограф-сессия, сыйлар, конкурслар.

19 декабрь - экипажларны әзерләү һәм 19:00 сәгатьтә Нефть югары мәктәбе мәйданында тантаналы ачу.

20 декабрьдә узыш 09:30 сәгатьтә башлана, финиш һәм җиңүчеләрне бүләкләү 19:00 сәгатьтә.

19-20 декабрьдә Экстрим-паркта ралли сервис зонасы эшләячәк. Тамашачылар өчен керү ирекле.

Катнашучыларга ярдәм итәргә һәм чын ралли атмосферасын тоярга килегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International