Янган чиркәүләр урынына яңаларын салачаклар

2013 елның 4 декабре, чәршәмбе
Республиканың Мамадыш, Балык Бистәсе һәм Яңа Чишмә районнарында яндырылган чиркәүләрне урманчылар торгызачак.

Президент Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгына әнә шундый бурыч йөкләде.

Хәзер вакытта гыйбадәтханәләрне торгызу өчен агач материал әзерләнә. Торгызу эше Татарстан митрополиясе белән берлектә алып барылачак.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов гыйбадәтханәләрне яндыру фактларын тикшерүне үз контроленә алды. Чиркәүләрне яндыру белән бәйле җинаятьләрне ачарга ярдәм иткән, шулай ук Түбән Камада аздан гына булмый калган теракт очрагы турында мәгълүмат җиткерүчегә 1 миллион сум бүләк тапшыру турында карар кабул ителде. Мәгълүматлар (843) 291-20-02 яки 02) номеры буенча Татарстан Эчке эшләр министрлыгының ышаныч телефонына кабул ителә.


http://www.almet-rt.ru/tt/component
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International