Татарстанда уҗым культураларының сакланышы хакында бердәм информацион база булдырыла

2013 елның 4 декабре, чәршәмбе
Татарстанда уҗым культураларының сакланышы хакында бердәм информацион база булдырыла. Әлеге база уҗым культураларын күзәтеп тору һәм уңышсызлыкны булдырмый калу максатыннан эшләнә. Бу хакта “Татар информ” агентлыгына “Россия авыл хуҗалыгы үзәге” нең Татарстан филиалы җитәкчесе Т.Һадиев җиткерде.

Гадәттә, кышкы чорда уҗым культураларының торышы хакында белгечләр аерым районнардан алынган мәгълүматларга нигезләнеп кенә эшлиләр. Һәм тулы мәгълүмат булганда инде күп нәрсәгә соңаралар. Мондый мәгълүмати база андый югалтуларга юл куймас, дип ышана галимнәр.

news.mail.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International