Әлмәттә сәләмәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен бәйрәм оештырылды

2013 елның 4 декабре, чәршәмбе
Халыкара инвалидлар көнендә Балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәгендә сабыйлар, яшүсмерләр һәм аларның ата-аналары өчен бәйрәм чарасы узды.

Өченче мәртәбә үткәрелгән “Уңыш казануга бер адым” дигән фестивальда балалар иҗади сәләтләрен, спорт һәм декоратив-кулланма сәнгатьтәге осталыкларын күрсәттеләр.

Фестиваль Шлмәт муниципаль районы балалар думасы һәм 19нчы мәктәп укучылары әзеләгән самими видеоролик күрсәтүдән башланды. Анда башлангыч сыйныф укучылары “Мәхәббәт нәрсә ул?” дигән темага үз фикерләре белән генә уртаклашып калмыйлар, әти-әниләренә, туганнарына һәм дусларына шул хисләрне чын йөрәкләреннән белдерәләр дә. Видеороликта сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән булу сәбәпле дөньяны үзгәчә аңлаган үзенчәлекле кешеләр әйләнә-тирәдәгеләрнең кайгыртуына, мәхәббәтенә һәм аңлавына мохтаҗлыгы да балалар авызыннан әйтелде.

Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Василий Самойлов, балаларны сәламләп, аларның һәрберсе үзенчә сәләтле булуын ассызыклады, шуңа да үз мөмкинлекләрен күрсәтергә, иҗат, спорт белән шөгыльләнергә, яңа һөнәрләргә ачык булырга, үз белемнәрен башкаларга да җиткерергә чакырды.

Бәйрәмнең спортив өлешендә балалар шашка, шахмат, йөзү, шар ату, боҗрага туп төшерүдә көч сынаштылар. Спортчылар ярышкан арада, башкалар шаян аниматорлар оештырган уеннарда катнаштылар.

Соңыннан барлык катнашучылар өчен балалар һәм аларның укытучылары әзерләгән концерт тәкъдим ителде.

Чара ярышларда җиңүчеләргә, иң яхшы артистларга һәм декоратив-кулланма сәнгать буенча оригиналь эш авторларына дипломнар, бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.

Регина Бурцева
zt16.ru
Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International