1 декабрьдә милек салымнарын түләү вакыты тәмамланды.
Истә тоту мөһим:
• 2 декабрьдән түләү вакыты узган һәр көн өчен пенялар исәпләнә.
• Бурычлыларга салым түләү кирәклеге турында хәбәрнамәләр җибәреләчәк.
• 2025 елның 1 ноябреннән бурычны түләтү суд тәртибендә дә, судтан тыш тәртиптә дә гамәлгә ашырылачак.
Ничек тикшерергә һәм түләргә: Үзегезнең салым йөкләмәләрегез турында мәгълүмат алу өчен Россия Федераль салым хезмәте сайтындагы «Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты» сервисыннан файдаланыгыз.
Салымнарны сезгә уңайлы ысул белән түләргә мөмкин:
• салым түләүченең шәхси кабинеты аша;
•Россия Федераль салым хезмәте сайтында «Салымнар һәм пошлиналар түләү» сервисы;
• «Госуслуги» порталы;
• интернет-банк яки шәхсән банк бүлекчәсендә;
• КФҮ бүлеге.
Озакка сузмагыз! Яңа елны бурычсыз каршы алу өчен салым бурычын түләгез!