Татарстанда гыйбадәтхәнәләргә ут төртү турында хәбәр җиткерүчеләргә 1 млн сумлык акчалата түләү игълан ителгән

2013 елның 4 декабре, чәршәмбе
Ноябрьнең икенче яртысында Татарстанда дүрт православие гыйбадәтханәсе яндырылган. Шуңа бәйле рәвештә Татарстанда гыйбадәтханәләргә ут төртүгә бәйле җинаять эшләрен ачыкларга ярдәм итәрлек һәм ут төртүгә бәйле затлар турында мәгълүмат җиткерүчеләргә 1 млн сумлык акчалата түләү игълан ителгән.

17 ноябрьдә Татарстанның Алексеевск районы һәм Түбән Кама шәһәрендә кулдан ясалган шартлаткычлар табылган һәм зарарсызландырылган иде. Әлеге терактларны ясау омтылышлары турында мәгълүмат җиткерүчеләргә дә 1 млн сумлык акчалата түләү игълан ителгән. Бу турыда ИТАР-ТАССка Татарстан Республикасы президентының пресс-службасында хәбәр иттеләр.

Республика башлыгы Рөстәм Минниханов кичә хокук саклау органнары вәкилләре белән киңәшмә уздырды һәм әлеге мәсьәләләр буенча тикшерү эшләре барышын үзе контрольдә тотачагын белдерде.

Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International