Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
112 хезмәте шалтыратулар гына түгел, смс-хәбәрләр дә кабул итә
2013 елның 4 декабре, чәршәмбе
Татарстан – 112 ашыгыч хезмәт системасына иң беренче күчкән регион. Әле 2009 елда ук тормышка ашырыла башлаган бу проектны инвестицияләү өчен 160 млн сум күләмендә акча тотылган.Системаның барлык элементлары 4 ел эчендә эшләнеп беткән. Бүген бу хакта, ТР Министрлар Кабинетында узган 112 хезмәтенең үсеш перспективалары хакындагы брифингта хәбәр иттеләр. Брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм Татарстанның гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин катнашты.
Ашыгыч хезмәтләрнең үзара элемтәсе “ГЛОНАСС + 112” бердәм дәүләт мәгълүмат системасы базасында төзелгән. 112 хезмәтенең төп үзәге Казанда урнашкан. 2014 елның гыйнвар аеннан Яр Чаллы шәһәрендә дә өстәмә үзәк ачылачак, хәзерге вакытта анда мөһим эшләр алып барыла. “Ике үзәк бер-берсен тулыландырып торачак. Мисал өчен, Казанда элемтә челтәрләре буш булмаса, шалтыратулар Яр Чаллыга җибәреләчәк. Ләкин тулаем алганда, Чаллыдагы үзәк Кама арты районнарына һәм шәһәрләренә хезмәт күрсәтәчәк”, - дип белдерде Роман Шәйхетдинов.
112 хезмәтеннән файдаланучылар саны шактый икән инде. Мисал өчен, бу индекска көн саен 4 меңнән артык шалтрату килә. Шуларның 30 проценты – полиция, ашыгыч ярдәм, янгын куркынычсызлыгы хезмәтенә мохтаҗ булучылар. “ Калган шалтратулар белешмәи характерда. Кайда барырга, нәрсә эшләргә кебегрәк сораулар белән шалтраталар”, - дип ассызыклады Татарстанның гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин.
Шалтырату кабул ителгәч тә, диспетчер карточка тутыра башлый һәм аны тиешле хезмәткә юллый. Мондый карточка буенча диспетчерның сәгать ничәдә шалтыратуны кабул итүе, ашыгыч ярдәм хезмәтләренең хәбәрне кайчан кабул итеп алуы, ярдәмгә ни вакытта чыгып китүләре языла.
112 хезмәте системасы смс-хәбәрләр аша да мөрәҗәгатьләр кабул итә. Дөрес, әлегә бу хезмәттән “Мегафон” элемтә операторы абонентлары гына файдалана ала.
Хәзерге вакытта, ашыгыч ярдәм хезмәте татар, рус, инглиз, алман һәм испан телләрендә хәбәрләр кабул итә. Беренче өч телне һәр оператор диярлек белсә дә, алман һәм испан телендәге хәбәрләрне кабул итәр өчен волонтерлар җәлеп иткәннәр.
Рафис Хәбибуллин сүзләренчә, 112 номерына теләсә нинди проблема белән шалтратырга мөмкин. Әйтик, юлда машинасын бәрүчеләр, шушы ук хезмәт аша ГАИ хезмәткәрләрен чакыра ала. Яки, мисал өчен, фатирының ишеген ачып керә алмаганда, мәктәп укучылары 112 хезмәтеннән ярдәм сорарга хокуклы. “Киләчәктә, 112 системасына бәлки торак-коммуналь хуҗалык хезмәтен дә кертербез”, - дип тәмамлады Рафис Хәбибуллин үз чыгышын.
1 декабрьдән башлап, шалтратучыларның кайда булуын автомат рәвештә ачыклый ала башлаганнар. Бу уңайдан, Роман Шәйхетдинов:“Кеше трассада булганда, һәм үзенең кайда булуын төгәл генә билгели алмаганда, бу бик мөһим. Аеруча, фаҗига төнлә булса. Алай гына да түгел, кайвакыт, бәлагә тарыганнар эшнең нидә булуын аңлатып бирә алмый. Шуңа, шалтратучының урынын билгели алу мөмкинлеге – хезмәтнең оператив эшчәнлеген тәэмин итә”, - дип белдерде.
Брифингта, уйнап шалтратучыларга хулиганлык кылган өчен җәза каралганлыгы турында да хәбәр иттеләр. “Әйткәнебезчә, шалтраткан кешенең шәхесен һәм кайда булуын ачыклау бернинди авырлык та тудырмый”, - диде Рафис Хәбибуллин.
tat.tatar-inform.ru
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз