Әлмәтнең өч хастаханәсе яңа ашыгыч ярдәм автомобильләре алды

2025 елның 16 декабре, сишәмбе

Бүген «Весна» торак комплексындагы поликлиника янындагы мәйданчыкта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Республика медицина учреждениеләренә яңа Ашыгыч медицина ярдәме автомобильләре ачкычларын тантаналы рәвештә тапшырды.

Чара кысаларында 9 автомобиль тапшырылды, шуларның 3 се Әлмәт медицина учреждениеләре автопаркын тулыландырачак: Әлмәт үзәк район хастаханәсе, перинаталь үзәге булган Әлмәт балалар район хастаханәсе һәм Әлмәт күп профильле район хастаханәсе.

«Бүләкләр тапшыру күркәм традициягә әверелде, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. - Җәй көне без сәламәтлек саклау оешмаларына автомобильләр тапшыра идек инде. Бүгенге 9 машина пациентларны йөртү һәм медицина хезмәте сыйфатын яхшырту өчен билгеләнгән».

Республика Рәисе ассызыклаганча, заманча медицина тиешле җиһазлардан башка мөмкин түгел. Яңа автомобильләр тулысынча медицина җиһазлары белән комплектланган, бу пациентларга юлда ук кирәкле ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International