Татарстанлылар, фаҗигадә һәлак булганнарны искә алып, корпоратив яңа ел кичәләрен үткәрүдән баш тартты

2013 елның 4 декабре, чәршәмбе
17 ноябрьдә Казан аэропортындагы самолет төшү фаҗигасен хәтердә тотып, Татарстанның Хакимият органнары һәм эре ширкәтләре яңа ел кичәләрен уздырмаска карар кылдылар. Бәйрәм итүдән баш тарту фаҗигадә һәлак булганнарны искә алу булачак.

Татарстан Республикасы Президенты аппараты һәм ТР Министрлар кабинеты шул турыда беренчеләрдән булып хәбәр итте. ТР Президенты пресс-службасы җитәкчесе Анрей Кузьмин сүзләренә караганда, Министрлар кабинеты Аппаратының бәйрәм кичәсе 26 нчы декабрьгә билгеләнгән булган, бу көн исә “Боинг” хәләкәтенең 40на туры килә. А.Кузьмин бәйрәм кичәләре Президент Аппаратында һәм Министрлар кабинеты Аппаратында гына уздырылмаячагын да ассызыклады.

SmartNews хәбәр итүенчә, Казан мэриясе дә яңа ел кичәләреннән баш тартакн. Башкарама комитеты карарына республикабызның барлык министрлыклары һәм идарә тармаклары да теләктәшлек белдергән. Алар үрнәгендә Яр Чаллы хакимияте дә эшмәкәрләрнең декабрь азагына билгеләнгән традицион балыннан һәм мэрия хезмәткәрләренең яңа ел кичәсеннән үткәрмәскә рәсми карар кылган.

Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты да күңел ачу чараларыннан баш тартты.

Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International