16нчы мәктәптә Ачык ишекләр көне

2013 елның 4 декабре, чәршәмбе
23 ноябрьдә 16 нчы мәктәптә ата-аналар һәм урта сыйныф укучылары өчен Ачык ишекләр көне үткәрелде. Әлеге чара бәйрәм концерты белән башланды һәм укучылар чыгышы белән дәвам итте. Укучыларның экологик төркем эше, биология, химия һәм физкультурадан датчиклар белән эшләү, “Татар йорты” проекты, “1 укучы – 1 компьютер” моделе буенча ачык дәрес һәм Сингапур моделе буенча дәрес күрсәтелде. Шулай ук ата-аналар 3D – лаборатория, «Клавиатурада СОЛО» һәм «Технология һәм бизнес» түгәрәкләре белән таныштылар.

Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International