Көчле кар яву сәбәпле, «ГУАД» АҖ шәһәр урамнарыннан кар чыгару һәм чистарту буенча тәүлек буе эшләү режимына күчте. Бүгенге көнгә предприятие көче белән 1000 кубометрдан артык кар массасы чыгарылган инде.
Җыештыруда 30 берәмлек махсуслаштырылган техника: катнаш юл машиналары, тракторлар, йөк төягечләр, үзбушаткычлар, шулай ук өстәмә техника җәлеп ителгән.
Эшләр этаплап оештырылган. Техника беренче чиратта шәһәрнең үзәк урамнарына чыга. Аннары аркылы урамнар, социаль объектлар, мәгариф һәм медицина учреждениеләре янындагы территорияләр, шулай ук җәмәгать урыннары чистартыла.