Татарстан Республикасы архив эшләре буенча дәүләт комитеты (ТР Дәүләт архивы) «Коммерциячел булмаган оешманың һәм дәүләт хакимияте органының иң яхшы архивы – Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивын туплау чыганагы» һәм коммерциячел оешманың иң яхшы архивы – Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивын туплау чыганагы» конкурсын үткәрә.
Конкурста җиңүчеләргә проектларны гамәлгә ашыруга субсидия рәвешендә түбәндәге күләмнәрдә өч номинациядә грантлар бирелә:
1 урын - 1 000 000 сум.
2 урын-750 000 сум.
3 урын-500 000 сум.
Конкурста катнашуга гаризалар 2026 елның 20 гыйнварына кадәр кабул ителә.
«Авыл җирлеге җирле үзидарә органының – Татарстан Республикасы муниципаль архивын туплау чыганагының иң яхшы архивы» номинациясендә унике авыл җирлеге җиңүче була ала һәм архив документларын саклауның заманча норматив шартларын булдыру өчен 375 мең сум күләмендә грант алырга мөмкин.
Конкурслар, үткәрү сроклары, катнашучыларга таләпләр турында мәгълүмат, катнашуга гариза формасы һәм анкеталар ТР Дәүләт архивының рәсми сайтында урнаштырылган: https://arhiv.tatarstan.ru/informatsiya-po-grantam-i-arhivnim-konkursam-4298249.htm.
Конкурсларда катнашу, методик ярдәм күрсәтү һәм документаль ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча район башкарма комитетының архив бүлегенә мөрәҗәгать итәргә: Шевченко ур., 88 йорт, тел. 33-72-14, 33-72-10, эл.почта Elena.Gabdrashitova@tatar.ru.