Вазифа һәм кәңел тарту белән эшләү

2013 елның 4 декабре, чәршәмбе
Офтальмолаглар трахоманы куркыныч хроник инфикцион авыруларның берсе дип саныйлар. Әлеге авыруну дәвалауга 1964 нче елга кадәр бик зур көч куелды. Әлеге тарихи омтылышта Әлмәт офтальмологы Хәлимә Лотфуллинаның да өлеше шактый. Ул елларда Әлмәт үзәк район хастаханәсендә махсус трахома бүлеге дә булдырылган. Хәлимә апа 51 ел еллык медицина өлкәсендәге эше турында бик җылы искә ала, 44 ел дәвамында ул район хастаханәсендә хезмәт куя.

Бу көннәрдә Хәлимә Лотфуллина 90 еллык юбилеен билгеләп үтә. Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Равил Хәйруллин исеменнән Хәлимә апаны олуг юбилее белән Әлмәт үзәк район хастаханәсенең баш табибы Гөлсинә Шәмсиева һәм барлык хезмәттәшләре котлады. Хәлимә Лотфуллина гомерен кешеләрне дәвалауга багышлый һәм бу аның төп вазифасы икәнен аңлап яши.

Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International