Балаларны тәрбияләү һәм тәэмин итү вазифаларын үтәмәгән өчен ата-аналарга салынган штрафларның күләме артырга мөмкин

2013 елның 4 декабре, чәршәмбе
Кичә Дәүләт думасына балаларны тәрбияләү һәм тәэмин итү вазифаларын үтәмәгән өчен ата-аналарга салынган штрафларның күләмен арттыру турындагы канун проекты кертелде.

РФ Административ хокук бозулар кодексының 5.35 маддәсе 1нче бүлегендә балигъ булмаган яшьләнең ата-аналары яки законлы вәкилләре балаларның мәнфәгатьләрен һәм хокукларын яклау, укыту, тәрбияләү һәм тәэмин итү вазифаларын үтәмәгән яки тиешенчә үтәмәгән очракта 100 сумнан 500 сумга кадәр штраф каралган. Әмма мондый хокук бозучылар саны елдан-ел арта. Россия Эчке эшләр мминистрлыгы мәгълүматларына караганда, 2012 елда гына да күрсәтелгән маддә буенча 430079 протокол төзелгән.

Югарыда әйтелгәннәрне исәпкә алып, яңа закон проектында әлеге хокук бозу өчен 500 сумнан 2000 сумга кадәр штраф салырга тәкъдим ителә. Канун проектының тулы текстын Дәүләт думасының рәсми сайтында карарга була.

Чыганак: ИА "ГАРАНТ"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International