12 һәм 13 декабрьдә «Мирас» спорт комплексында йөзү буенча ел саен үткәрелә торган «Татарстан Республикасы Рәисе Кубогы призына» команда ярышлары узды. Чарага республиканың төрле почмакларыннан 18 командадан 130 талантлы яшь йөзүче җыелды.
Ике көн дәвам иткән каты көрәш нәтиҗәләре буенча команда зачетында җиңү хуҗаларга — Әлмәт командасына эләкте! Безнең спортчыларыбыз 5 алтын, 6 көмеш һәм 6 бронза медаль яулап, беренче тапкыр Татарстан Республикасы Рәисе Кубогын баш өстеннән күтәрделәр.
Йөзүчеләребезне лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз! Ярдәмнәре өчен ТР Спорт министрлыгына, Әлмәт районының физик культура һәм спорт идарәсенә һәм Әлмәт шәһәренең йөзү федерациясенә ярышларны югары дәрәҗәдә оештырулары өчен рәхмәт белдерәбез.