Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты карары нигезендә, буалар каскады өстендә күпер төзелеше дәвам итүгә бәйле рәвештә, Ленин урамы буенча хәрәкәт 2026 елның 30 сентябренә кадәр чикләнәчәк.
Чикләү 98а йортыннан («Чәчәкләр» кибете) Мәрҗани урамына кадәр юл участогына кагылачак. Әлеге чара бары тик шәхси транспортка гына кагыла, җәмәгать транспорты үз эшен гадәти режимда дәвам итәчәк.
Маршрутларны планлаштырганда мәгълүматны исәпкә алуны сорыйбыз.