Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кайбер җәмәгать эшлеклеләрен һәм хакимият органнары вәкилләрен дәүләт бүләкләре һәм мактаулы исемнәр белән бүләкләү турындагы указга кул куйды.
Бүләкләнүчеләр арасында-безнең коллегабыз, Югары Акташ авыл җирлеге башлыгы Александр Шатунов, аңа «Россия Федерациясенең атказанган җирле үзидарә хезмәткәре» исеме бирелде.
Александр Васильевич Югары Акташ авыл җирлеген 30 елдан артык җитәкли. Бу вакыт эчендә ул үзен инициативалы, җаваплы һәм алдан күрүчән җитәкче буларак күрсәтте. Аның эше һәрвакыт халык белән тыгыз хезмәттәшлек итү, ачыклык һәм ярдәмчеллек принципларына корыла.
Александр Васильевичны котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез!