«Күрше» фестивале җиңүчесе: «Җиңел канатлар» урам театры «Әби әкиятләре»н тәкъдим итә

2025 елның 10 декабре, чәршәмбе

«Күрше» халык фестиваленең кышкы сезонында җиңүчеләрнең берсе «Татнефть» хәйрия фондының «Җиңел канатлар» урам театры проекты булды.

Проект кысаларында артистлар «Әби әкиятләре» дигән өч урам спектаклен күрсәтәчәк. Тамашалар шәһәр паркында, «Көнбатыш капка» микрорайоны ишегалдында һәм Тельман ур., 88 һәм 20 нче урта мәктәпләр арасындагы стадионда узачак.

Спектакль тамашачыларны татар авылы атмосферасына күчерәчәк һәм төрки риваятьләр геройлары Убырлы Карчык, Шүрәле, Су Анасей, Зөһрә, Алтынчәч һәм Каракүз белән таныштырачак.

«Әби әкиятләре» кышкы ялның җылы, атмосфералы һәм гадәти булмаган форматын тәкъдим итеп, гаилә аудиториясенә юнәлдерелгән. Гадәти яңа ел программалары урынына тамашачыларга милли мирас байлыгына заманча урам театры теле аша карарга тәкъдим итәләр. «Күрше» фестивале вакыйгалары «Татарстанда кыш» проекты кысаларында узачак.

Даталар турында өстәмә хәбәр итәрбез-безнең яңалыкларны күзәтегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International