2025 елның декабре өчен түләүләр пенсионерларга билгеләнгән график буенча декабрь дәвамында җиткереләчәк. Яңа ел бәйрәмнәрендә хат ташучылар пенсияләрен һәм социаль түләүләрне почта элемтәсе бүлекчәләренең эш графигын исәпкә алып, 2026 елның 3 гыйнварыннан ук китерә башлаячак.
Россия почтасы барлык тиешле түләүләрне тотрыклы һәм вакытында илтеп җиткерүне тәэмин итәчәк, алар Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге белән килештерелгән график буенча узачак, бу процессның өзеклексезлеген гарантияли.
Түләүләр мәсьәләләре буенча республика халкы элемтә үзәгенә 8(800)100-00-00 телефоны буенча шалтырата яисә мөрәҗәгатьне https://www.pochta.ru/person/pensions-and-benefits сайтында калдыра ала. Шулай ук шәхси кабинетта Россия Почтасының сайтында һәм мобиль кушымтасында реаль вакыт режимында пенсияләр һәм социаль түләүләр турында мәгълүмат алырга, шулай ук аларны китерү белән идарә итәргә мөмкин. «Пенсияләр һәм социаль түләүләр» бүлегендә суммалар, типлар, даталар һәм алу ысуллары турында тулы мәгълүмат бар. Шунда ук кабат китерүгә заявкалар рәсмиләштерергә мөмкин.
Онлайн-режимда татарстанлылар Пенсия һәм пособие ала торган почта бүлекчәсен 3 айга кадәр вакытка алыштыра алалар. Мондый күчерү республика чикләрендә мөмкин һәм бу очракта түләүләрне бүлектә генә алырга мөмкин. Әлегә Россия Почтасы аша пенсия алмаучылар хезмәтне шәхси кабинетта сайтта яки компания кушымтасында тоташтыра ала: бары тик рәсмиләштерергә һәм анда гариза җибәрергә кирәк.