Казанда «Балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе — 2025» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

2025 елның 9 декабре, сишәмбе

Казанда «Татарстан Республикасы балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе-2025» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Җиңүчеләр булып республиканың 17 районыннан, Казаннан һәм Яр Чаллыдан җәмәгать тәрбиячеләре танылды.

«Сезнең хезмәтегез өчен баш иеп, рәхмәт белдерәм. Балалар белән эшләү бик авыр – алар үсә, аларга яңа технологияләр, яңа игътибар кирәк. Әмма иң мөһиме - сез балаларыбызга биргән яхшылык һәрвакыт бар. Чит балалар булмый. Балаларны яратуыгыз, аларны тиешле юлга куюыгыз өчен рәхмәт», – диде җәмәгать тәрбиячеләренә ТРда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Захарова.

Бәйгедә беренче урынны Әлмәтнең яшьләргә ярдәм үзәгенең «Ракета» яшьләр яшүсмерләр клубы социаль педагогы Лилия Вәлиуллина алды.

Икенче урында сугышчан хәрәкәтләр ветераннары ассоциациясе рәисе Әлфис Мурзин.

Өченче урында-ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаиләгә урнаштыруга ярдәм итү үзәге юристы, Татарстан Әтиләр берлеге рәисе урынбасары Әмир Мәмин.

«Сез, җәмәгать тәрбиячеләре, эштән буш вакытта балаларыбызга күңелегезне салганыгыз, аларга бу катлаулы дөньяда үзегезне табарга ярдәм иткәнегез, Игелекнең нәрсә икәнен шәхси үрнәгегез белән күрсәткәнегез өчен рәхмәт белдерәсем килә. Сезнең белән бергә без балаларыбызның тормышын яхшыртабыз», – дип мөрәҗәгать итте конкурсантларга ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International