Көн саен 4500 мөрәҗәгать

2013 елның 3 декабре, сишәмбе
Татарстан «112» бердәм ашыгыч хезмәт системасына күчүдә Россиядә беренче урынны тота. Проект республикада 2009 елда ук тормышка ашырыла башлады һәм хәзер бу система халык кулланышына тулысынча әзер, дип әйтергә була. Соңгы 4 ел эчендә әлеге хезмәтне камилләштерү өчен якынча 160 миллион сум акча тотылган.

112 номерыннан файдаланучы татарстанлылар саны шактый күп. Ашыгыч хезмәт системасы эшли башлаганнан бирле әлеге оешма хезмәткәрләре барлыгы 2 миллионга якын мөрәҗәгать кабул иткән. Ә агымдагы елда исә бу күрсәткеч 610 меңгә якын булган.

- Хәзерге вакытта 112 номеры аша көненә якынча 4500 мөрәҗәгать алабыз. Бу сәгатенә якынча 200 хәбәр дигән сүз. Шуларның 34 процентка якыны ашыгыч ярдәм, полиция һәм янгын куркынычсызлыгы идарәләренә юнәлтелә. Ә 60 процентка якыны әлеге система эшчәнлеге белән бәйле булмаган хәбәрләр. Калган 6 проценты исә, гомумән дә, белешмә формасында, - дип белдерде журналистларга Татарстанның гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин Министрлар кабинетында узган видеобрифингта.

Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сүзләренә караганда, 2014 ел башында «112» хезмәтенең өстәмә үзәге Яр Чаллы шәһәрендә дә ачылачак. Хәзерге вакытта анда әлеге системаны әзерләү, урнаштыру башланган инде. Бу эшчәнлекне тормышка ашыру өчен федераль бюджеттан 138 миллион сум күләмендә акча бүлеп бирелгән. Республика исә үз казнасыннан якынча 40 миллион сум күләмендә акча чыгарган.Чаллы шәһәрендәге оператив-мәгълүмати үзәк Казанда эшләүче шундый ук хезмәткә ярдәм йөзеннән эшләнә.

Шунысын белеп тору мөһим, 112 номерына теләсә-кайсы вакытта, теләсә-кайсы урыннан стационар яки мобиль телефоннан шалтыратырга мөмкин. Шалтырату игътибардан читтә калмаячак.

112 номерына әлмәтлеләрдән исә узган атнада гына да 140 хәбәр алынган булган. Шулар арасында беренче урынны “03” службасына, икенче урынны «02»гә, ЮХИДИгә һәм калган службаларга булган мөрәҗәгатьләр алып тора.

Резеда Имәгыйлева әзерләде, “Альметьевский вестник»
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International