Бүген волонтерлар көне-риясыз, битараф булмаган, йөрәкләрен һәм җаннарын башкаларга ярдәм итүгә багышлаган кешеләр көне билгеләп үтелә.
Волонтерларның эшчәнлеге киң: кемдер мөмкинлекләре чикләнгән балаларга һәм авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм итә, кемдер югалган кешеләрне эзли.
«Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында халыкны ирекле эшчәнлеккә җәлеп итүгә игътибар бирелә. Әлмәт районында волонтерлык хәрәкәте аеруча куәтле-100дән артык берләшмәдә 13 500дән артык актив ирекле хезмәткәр тора. Алар барысы да-чит кеше бәласе беркайчан да игътибарсыз калмый торган кешеләр.
Волонтерлык хәрәкәтенең әһәмияте махсус хәрби операция шартларында икеләтә сизелә башлады. Меңләгән волонтерлар көн саен үз өлешләрен кертәләр: гуманитар конвойлар җыялар, маскировка ятьмәләре үрәләр, окоп шәмнәре ясыйлар, сугышчыларга күчтәнәчләр белән посылкалар җибәрәләр.
Без һәр волонтерга рәхмәт белдерәбез! Олы йөрәгегез һәм яхшы кулларыгыз өчен рәхмәт. Сезгә нык сәламәтлек, көч, әйләнә-тирәдәгеләрнең ярдәмен һәм игелекле эшләрегезне тормышка ашыру өчен яңа мөмкинлекләр телибез! Бәйрәм белән сезне!