«Снежность» балалар хәйрия театр фестивале Әлмәттә 12-14 декабрь көннәрендә узачак

2025 елның 4 декабре, пәнҗешәмбе

Фестиваль социаль инвестор Андрей Комаров инициативасы белән уза һәм быел Ганс Христиан Андерсенның тууына 220 ел тулуга багышлана.

Фестивальнең өч көне дәвамында яшь әлмәтлеләр Россиянең әйдәп баручы театр коллективларыннан җиде спектакль караячак. Программага төрле жанрлардагы куелышлар кертелгән — музыкаль спектакльләрдән алып заманча драматургиягә кадәр.

Элеккечә үк, спектакльләр алдыннан әйдәп баручы балалар нәшриятлары китаплары уйнатылачак, ә тамашачыларга театр бәйрәме атмосферасын тоярга волонтерлар ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International