Әлмәт «Билгесез солдат көне» Бөтенроссия акциясенә кушылды

2025 елның 3 декабре, чәршәмбе

Бүген, 3 декабрьдә, Әлмәт муниципаль районы «Билгесез солдат көне» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Бу дата исемнәре билгесез булып калса да, батырлыгы илебез тарихына мәңгелеккә язылып калган барлык кешеләрне искә алуга багышланган.

Бу көн Бөек Ватан сугышы һәм башка конфликтларда хәбәрсез югалган барлык солдатларга чиксез рәхмәт символы. Үз гомерләре бәрабәренә Ватаныбызны саклаучыларга.

Әлмәттә «Мәңгелек ут» мемориаль комплексына чәчәкләр салу тантанасы булды. Катнашучылар геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Куелган һәр чәчәк-ул безнең ата-бабаларыбызның батырлыгына тирән рәхмәтебезне һәм чиксез хөрмәтебезне белдерү билгесе.

Каһарманнарга мәңгелек хәтер!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International