Быел Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә куелган «Хезмәт» премиясе рекордлы санда гаризалар җыйды — 61 меңнән артык, шуларның 1100дән артыгы Татарстан Республикасыннан килде.
«Гаилә иминлеге – дәүләт өстенлеге» номинациясендә бүләк алуга яшьләр эшләре буенча идарә башлыгы Ксения Амерханова «Бәхетле бергә» проектын тәкъдим итте.
Проект Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы гранты ярдәмендә гамәлгә ашырыла һәм катнашучылар өчен тулысынча бушлай.
Ул гаилә корырга ниятләгән яки инде никахлашкан парлар өчен билгеләнгән. Программа кысаларында алар өчен чакырылган спикерлар белән очрашулар, психолог белән дәресләр һәм мөнәсәбәтләр үсешенең этапларын өйрәнү, иҗади мастер-класслар, шәһәр эшмәкәрләреннән махсус тәкъдимнәр һәм сертификатлар, шулай ук гаилә ялы фестивальләре һәм гаилә мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән балалар тәрбияләү буенча тренинглар оештырылды.
Моннан тыш, демографияне күтәрү максатларында булачак әниләргә, шул исәптән аларга психологик ярдәм күрсәтү өчен булдырылган тагын бер проект – «Счастье в тебе» эшли башлады. Атна саен белгечләр арт-терапия буенча дәресләр үткәрә: пастель белән рәсем ясау, ком һәм тавыш терапиясе, борчылуны киметү һәм креативлыкны үстерү күнегүләре. Булачак ата-аналар аларга бөтен гаиләсе белән йөри ала.
Дәресләр Лермонтов ур., 16 йорт, 2 кат, конференц-зал, 202 каб адресы буенча хатын-кызлар консультациясендә уза. Һәр сишәмбе алар 11:00 дә башлана.