Кондопогтагы җиңү

2013 елның 3 декабре, сишәмбе
«Нефтяник» кунакта «ВМФ-Карелии» командасына каршы матч үткәрде. Әлеге команда белән өйдәге очрашуда әлмәтлеләр 5:3 исәбе белән җиңгән иделәр. Бу юлы вакыйгалар башкачарак булды. Беренче һәм икенче периодларда хуҗалар уңышлы атака үткәреп 2 очко яуладылар.

“Хәрби диңгезчеләр” өстенлекне 58нче минутка кадәр саклап килделәр. Бу вакытта Евгений Крутов белән Евгений Вахрушев ыргылышка Данил Макаровны чыгардылар. Матчның соңгы минутларында «Нефтяник» тренерлары капкачыны алыштырды һәм бу уңышка китерде – Евгений Вахрушев алка кертте. Хисап – 2:2!Овертаймның икенче минутында уенчыны боздан чыгару хуҗаларның хәлен тагы да авырайтты. Әлмәтлеләр форсатны кулдан ычкындырмадылар – Владимир Бакика җиңүгә китергән алканы кертте.

4 декабрьда «Нефтяник» Тверь хоккей клубы белән кунакта очрашачак.

Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International