Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең яңа җәмәгать ярдәмчеләре билгеләнде

2025 елның 2 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасы законнары нигезендә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең яңа җәмәгать ярдәмчеләре билгеләнде.

Муниципаль берәмлектә җәмәгать ярдәмчесенең төп бурычларына балаларның хокуклары, ирекләре һәм законлы мәнфәгатьләре үтәлешенә җәмәгать контроле, эшләрнең агымдагы торышы турында вәкаләтле вәкилгә мәгълүмат бирү һәм Татарстан Республикасы халкына хокукый агарту керә.

Җәмәгать ярдәмчеләре түбәндәге вәкаләтләргә ия:

• Вәкаләтле вәкилгә аның шәхсән катнашуын таләп итүче язма мөрәҗәгатьләрне кабул итәргә һәм җибәрергә.

• Вәкаләтле вәкил кушуы буенча балалар хокукларын бозу фактлары буенча тикшерүләрдә мөстәкыйль рәвештә дә, хокук яклау оешмалары составында да катнашырга.

• Татарстан Республикасында балалар хокукларын тәэмин итү механизмын яхшырту буенча тәкъдимнәр кертергә.

• Балигъ булмаганнарның хокукларын бозу турында ММЧ басмаларын анализларга һәм бу хакта вәкаләтле вәкилгә хәбәр итәргә.

• Балалар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча халыкка хокукый агарту үткәрергә.

• Балалар хокукларын яклау буенча фәнни конференцияләр һәм семинарлар оештыруда катнашырга.

• Вәкаләтле вәкилнең башка йөкләмәләрен үтәргә.

Әлмәттә җәмәгать ярдәмчеләре итеп 6 нчы урта мәктәп директоры Хаҗиева Елена Константиновна һәм «Әлмәтнең 19 нчы мәктәбе» ДОБУ директоры урынбасары Шакурова Алсу Сәгыйть кызы билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International