Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең 2013 елның гыйнвар-октябрь айларында иҗтимагый-икътисади үсеше рейтингы басылды
2013 елның 3 декабре, сишәмбе
Татарстан Республикасының Икътисад Министырлыгы 2013 елның гыйнвар-октябрь айларында Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәрләренең иҗтимагый-икътисади үсешенең айлык рейтингын әзерләгән.
Гомуми рейтингта I урында Казан шәһәре, II урында Әлмәт районы, III урында Лаеш районы.
Рейтингтагы урыннарын җитди үзгәртүгә (3 позиция) Мөслим һәм Чирмешән районнары ирешкән. Бу хәл берничә күрсәткечнең уңай якка үзгәреше белән аңлатыла: хезмәт хакының сатып алу мөмкинлеге яхшырган, теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе кимегән.