Әлмәт районында Бердәм кабул итү көне узачак

2025 елның 2 декабре, сишәмбе

Иртәгә, 3 декабрьдә 17:00 сәгатьтә Әлмәт районында бер үк вакытта 15 округ буенча Бердәм гражданнарны кабул итү узачак.

Халык социаль өлкә, торак-коммуналь хуҗалык, мәгариф һәм сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча консультацияләр һәм ярдәм ала алачак.

Кабул итүләрдә депутатлар, партиянең җирле бүлекчәләре секретаре һәм активы, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары катнашачак.

Адресыгызның кайсы округка каравын белергә, шулай ук 8 (8553) 39-01-98 телефоны буенча язылырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International