Россия гражданнары кәрәзле телефон номерларын күчереп куюны сорап гаризалар яза башлады

2013 елның 3 декабре, сишәмбе
“Элемтә хакында”гы Федераль канунга һәм Россия Федерациясенең Салым кодексының 333нче маддәсенә һәм 333 маддәнең икенче бүлегенә төзәтмәләр кертү турында”гы закон нигезендә 1 декабрьдан Россиядә кәрәзле телефон номерларын күчереп кую хезмәте (MNP) гамәлге керде. Соңгы мәгълүматларга караганда, көн азагына кәрәзле телефон номерларын күчереп куюны сорап 200дән артык гаризалар килгән. Номерларның яртысы декабрь дәвамында ук күчереләчәк.

Телефон номерларын күчереп кую вакытын операторлар үзләре билгели. 2014 елның 15нче апреленнан номерны килешү төзү моментыннан башлап 8 көн эчендә күчерәчәкләр.

Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International