Урамда беркайчан да бернәрсә дә күтәрмәгез-хуҗасыз әйберләр куркыныч булырга мөмкин!

2025 елның 1 декабре, дүшәмбе

Беренче карашка зарарсыз булып тоелган әйбер — пакет, телефон, уенчык, бизәнү әйберләре, тәм-томнар яки хәтта акча-җитди куркынычны яшерергә мөмкин. Урамда караусыз калдырылган теләсә нинди предмет потенциаль куркыныч!

Ата-аналарга даими рәвештә балаларына урамда үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләре турында искә төшерергә һәм ни өчен таныш булмаган предметларга кагылырга ярамавын аңлатырга кирәк.

Сак булыгыз, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз. Шикле әйберләр табылганда-112 шалтыратыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International