Уртак сессиядә шәһәр һәм район үсешенең актуаль мәсьәләләре каралды

2025 елның 29 ноябре, шимбә

28 ноябрьдә Әлмәттә район башлыгы Гүзәл Хәбетдинова рәислегендә район Советының өченче уртак сессиясе һәм шәһәр Советы утырышы булды.

Депутатлар каравына 11 мәсьәлә чыгарылды. Әлмәт муниципаль районының 2025 елга һәм 2026 һәм 2027 елларның план чорына бюджетына үзгәрешләр кертү, шәһәр һәм районның бюджет процессы турындагы нигезләмәләрне раслау турындагы мәсьәләләр буенча район финанс-бюджет палатасы рәисе Зөлфия Шәйдуллина чыгыш ясады. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Россия Федерациясе Бюджет кодексына федераль дәрәҗәдә үзгәрешләр кертү шәһәр һәм районның бюджет сәясәте нигезләрен билгеләүче муниципаль хокукый актларны вакытында актуальләштерүне таләп итә.

Әлмәт шәһәр советының «Әлмәт шәһәре территориясендә җир салымы турында» карарына үзгәрешләр кертү турында мәгълүматны район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Аяз Ямалетдинов җиткерде. Нотыкчы сүзләренә караганда, аккредитация узган сәнәгать мәйданчыкларын бер елга җир салымыннан азат итү аларның үсешенә уңай йогынты ясаган: сәнәгать парклары резидентлары саны 25% ка арткан; резидентлар тарафыннан булдырылган эш урыннары саны 19% ка арткан; сәнәгать паркларының тулылыгы 4% ка арткан. Шуңа бәйле рәвештә кече һәм урта эшмәкәрлекне мөлкәти яклау инфраструктурасының аккредитацияләнгән субъектлары реестрына кертелгән сәнәгать парклары биләгән җир кишәрлекләрен җир салымы салудан азат итүне 2026 елның 1 гыйнварына кадәр озайту тәкъдим ителде. Утырыш кысаларында муниципаль хезмәт турындагы нигезләмәләргә үзгәрешләр кертү, Әлмәт муниципаль районы Советы Президиумы составын раслау, шулай ук балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия төзү мәсьәләләре каралды һәм депутатлар тарафыннан хупланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International