Әлмәт районында «Яшәү өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында төп автомобиль юлын капиталь ремонтлауның беренче этабы төгәлләнде. Эшләр «Казан — Оренбург» — Кәләй станциясе — Яр Чаллы — Зәй — Әлмәт трассасында башкарылды.
Подряд оешмасы вак таш-ком катнашмасын кулланып грунтны стабильләштерү буенча эшләр башкарды, юл өслеге алыштырылды һәм асфальт-бетон катламы җәелде. Ремонтланган участокның озынлыгы 3 километр тәшкил иткән.
Юл объекты күчеш объекты булып тора. Киләсе елда ук эшләрнең икенче этабы планлаштырылган, ул өске асфальт катламын салуны үз эченә ала. Моннан тыш, киләчәктә ремонт тагын 3,9 километрга дәвам итәчәк. Барлык эшләрне тулысынча 2027 елга кадәр тәмамлау планлаштырыла.
Әлмәт районында быел башкарылган юл эшләре күләме рекордлы булды. Әлеге масштаблы проектларны тормышка ашыру Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Әлмәт районы башлыгы Гүзәл Хәбетдинова ярдәме белән мөмкин булды.