Әлмәт «Сугышчан туганлык» ветераннары «Өченче яшь» спартакиадасында катнаштылар

2025 елның 28 ноябре, җомга

26 ноябрьдә «Мирас» спорт комплексында «Өченче яшь» спартакиадасы кысаларында «Күңелле стартлар» ярышлары узды. Чарага Әлмәтнең барлык предприятиеләреннән 16 ветеран командасы җыелды, алар арасында «Сугышчан туганлык»ның җирле бүлекчәсе вәкилләре лаеклы чыгыш ясады.

Ярышларда Әлфис Гыйләҗев, Егор Саврентьев, Мәмрасул Казыев, Инсаф Даешов, Роза Корноухова, Надежда Можгина, Наилә Шәвәлиева, Флүрә Фәттахова катнашты.

Катнашучылар спортның түбәндәге төрләрендә ярыштылар: мини-капкага футбол ыргыту, кәрзингә баскетбол ыргыту, шарларга дротиклар ыргыту, теннис ракеткасы һәм туп белән йөгерү, хоккей кәшәкәсе белән туп алып бару, эстафета элементлары белән скандинавия йөреше.

«Мондый чаралар-физик форманы саклап калу һәм команда рухын ныгыту өчен менә дигән мөмкинлек», - дип билгеләделәр «Сугышчан туганлык» тан катнашучылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International