Әлмәт үзәк район хастаханәсендә хәрбиләрнең әниләрен котладылар

2025 елның 27 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Әлмәт үзәк район хастаханәсендә «za СВОих» Волонтерлар штабы, офицер хатыннары берлеге һәм ветераннар советы вәкилләре хирургия һәм неврология бүлекләрендә дәваланучы хәрбиләрнең әниләрен якынлашып килүче Әниләр көне белән котладылар. Акциягә шулай ук медицина учреждениесе хезмәткәрләре дә кушылды.

Чара кысаларында МХОда катнашучыларның әниләренә рәхмәт хатлары, чәчәк бәйләмнәре һәм бүләкләр тапшырылды. Әмма хатын-кызларга әйтелгән ихлас һәм җылы сүзләр аеруча кыйммәткә ия булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International