Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2025 елның 28 ноябрендә томан, бозлавык, юлларда бозлавык, көньяк-көнбатыштан 15-17 м/с тизлектәге көчле җил көтелә. Тәкъдим итәбез: урамнарда һәм юлларда йөргәндә сак булыгыз.
Машина юлы аша чыгу өчен мөмкин булганча җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләреннән генә файдаланыгыз. Балаларны күзәтегез, өлкәннәргә һәм авыруларга ярдәм күрсәтегез.
Ашыгыч хезмәтләр телефоны: 112.