Исегезгә төшерәбез, 1 декабрьдән дә соңга калмыйча физик затларның милек салымнарын — транспорт, күчемсез милек һәм җир кишәрлекләре өчен, шулай ук 2024 елга НДФЛ өчен түләргә кирәк. Салымны вакытында түләмәсәң, 2 декабрьдән пенялар исәпләнә башлаячак.
Түләүнең уңайлы ысуллары:
• Федераль салым хезмәте сайтындагы салым түләүченең шәхси кабинеты яки «Салымнар һәм пошлиналар түләү» сервисы аша
• «ФЛ салымнары» кушымтасында
• Дәүләт хезмәтләре аша
• Түләү терминалларында, онлайн-банкингта һәм почта бүлекчәләрендә
Ашыгыгыз!