Миңлебай авыл җирлегенең юл инфраструктурасын яңартуга якынча 7 миллион сум юнәлдерелгән

2025 елның 26 ноябре, чәршәмбе

Үзара салым программасы кысаларында гамәлгә ашырылган проектлар турында мәкаләләр сериясен дәвам итәбез. Чираттагы нәтиҗәле финанслау мисалы булып Миңлебай авыл җирлеге тора, анда җирле әһәмияттәге юлларга асфальт җәю эшләре төгәлләнгән.

Юл өслеген капиталь ремонтлауга 6,6 миллион сум акча юнәлдерелгән. Проектны гамәлгә ашыруда җирле халык зур роль уйнады, алар үзара салым программасы ярдәмендә 910 мең сум акча җыйдылар, югары гражданлык җаваплылыгын һәм үз территорияләрен үстерү белән кызыксынуларын күрсәттеләр.

Эшләр нәтиҗәсендә Речная, Фатыйх Кәрими һәм Җиңүнең 40 еллыгы урамнарында юл өслеге тулысынча яңартылды. Норматив хәлгә китерелгән участокларның гомуми озынлыгы 1,2 километр тәшкил итте. Бу юл инфраструктурасының сыйфатын тамырдан яхшыртырга, юл хәрәкәтенең уңайлылыгын һәм куркынычсызлыгын арттырырга мөмкинлек бирде.

Үзара салым программасы үзенең нәтиҗәлелеген тагын бер кат исбатлады. Бу-халыкка үз торак пунктларын үстерү өстенлекләрен турыдан-туры билгеләргә һәм яшәү өчен уңайлырак шартлар тудыруда актив катнашырга мөмкинлек бирә торган корал.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International