2025 елның 05 декабрендә инвалид гражданнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «кайнар линия» телефоны ачылачак.
«Кайнар линия» телефоны буенча белгечләргә хәбәр итәргә мөмкин:
- инвалидлык алу, реабилитацияләүнең техник чараларын китерү проблемалары турында;
- медицина ярдәме күрсәтү проблемалары һәм аның сыйфаты турында;
- социаль ташламалар һәм түләүләр алуга бәйле проблемалар турында;
- башка сорауларны.
«Кайнар линия» телефоны: шалтыратулар өчен (843) 236-00-71, WhatsApp мессенджерындагы хәбәрләр өчен +7 960 049-68-14.
Консультацияләр вакыты: 10.00 дән 14.00 гә кадәр.
Консультацияләү:
• Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
• «Мәрхәмәт-шәфкатьлелек» ТР Дәүләт Советы хатын – кыз депутатлары берләшмәсе вәкилләре
• ТР Прокуратурасы
• ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы
• Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы
• Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы
• Россия Федерациясе Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге
• Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы
• Казан ш. муниципаль берәмлеге башкарма комитеты