2026 елның 1 гыйнварыннан пенсия законнарына кертелгән үзгәрешләр ата-аналарның берсенең яшь ярымга җиткәнче биш һәм аннан күбрәк баласын каравын иминият стажына 8,1 балл күләмендә исәпкә алырга мөмкинлек бирә.
Шуңа бәйле рәвештә, 2025 елның 1 декабреннән социаль Фондның Татарстан Республикасы буенча клиент хезмәтләре гаризалар кабул итә башлый:
- иминият пенсиясен алучы хатын-кызлардан пенсия күләмен яңадан исәпләүгә;
- иминият пенсиясен билгеләгәндә 5 һәм аннан да күбрәк бала исәпкә алынмаган хатын-кызлардан пенсия билгеләүгә.
«Күп кенә аналар өчен бала карау чоры элек тулы күләмдә исәпкә алынмаган, бу пенсия күләменә йогынты ясаган. Республикада пенсияләрен яңадан исәпләү яисә яңадан билгеләү хокукына ия булган 14 меңнән артык хатын-кыз алдан билгеләнгән. Хәзер без күп балалы аналарны Фондның клиент хезмәтләренә мөрәҗәгать итәргә һәм тиешле гариза бирергә чакырабыз», - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Гаризаны «Госуслуги» порталында шәхси кабинетта, күпфункцияле үзәкләр (МФЦ) аша яки яшәү урыны буенча социаль фондның клиент хезмәтләрендә бирергә мөмкин. Мөрәҗәгать иткәндә паспорт һәм, булган очракта, балаларның тууын һәм яшен раслаучы документлар-туу турында таныклык, паспорт күрсәтергә кирәк.
Әгәр гариза 2025 елның декабрендә бирелгән булса, пенсия күләме 2026 елның 1 гыйнварыннан яңадан исәпләнәчәк.
Социаль ярдәм чаралары, Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең түләүләре һәм хезмәт күрсәтүләре турында тулы һәм дөрес мәгълүматны РСФ сайтында һәм социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларда: ВКонтактеда, Одноклассники һәм Телеграмда табарга мөмкин.
Өстәмә мәгълүмат яисә консультация алу өчен гражданнар Бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә алалар— 8 800 100 0001 (төбәк линиясе тәүлек буе эшли – 24/7, шалтырату бушлай).
Белешмәләр өчен телефон: 32-18-30, 32-18-15.