Әлмәттә «Безнең ишегалды» программасы буенча барлык эшләр төгәлләнгән

2025 елның 25 ноябре, сишәмбе

Быел барлыгы 51 ишегалды ремонтланган. Ишегалды территорияләрен яңартканда юл эшләре башкарыла, урам яктырткычлары алыштырыла, кече архитектура формалары - балалар мәйданчыклары, таулар, таган, эскәмияләр урнаштырыла.

Киләсе елга программа әзерләнә башлаган инде, ул 24 ишегалдын үз эченә ала.

Исегезгә төшерәбез, «Безнең ишегалды» программасы Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән эшләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International