22 ноябрьдә әлмәтлеләр бушлай сәламәтлекләрен тикшерә алачак

2025 елның 21 ноябре, җомга

22 ноябрьдә 08.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Төзүчеләр проспекты, 30/1 (каб. 129) халык өчен өлкәннәргә диспансеризация оештырылды, анда һәркем үз сәламәтлеген бушлай тикшерә, йогышлы булмаган хроник авырулар барлыкка килү куркынычы факторлары турында белә алачак.

Диспансеризациянең төп максаты-булган авыруларны мөмкин кадәр иртәрәк ачыклау һәм дәвалауны вакытында башлау. Шулай ук диспансеризация кысаларында Әлмәт халкы флюорография һәм маммография уза алачак.

Үзегез белән паспорт, полис, СНИЛС алып килергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International