21 һәм 22 ноябрьдә «Нур» яшьләргә психологик ярдәм үзәгендә «ДПДГ методы белән танышу» темасына семинар уза.
Семинар грант конкурсын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә уза һәм «Яшьләр һәм балалар» милли проектының куелган максатларына туры килә.
Чараның спикеры булып «Профессионал» халыкара үзәге директоры, клиник психология, кризис психологиясе һәм психологик тернәкләндерү буенча квалификацияле белгеч Виктория Голобородова (Мәскәү) чыгыш ясады.
Анда мәгариф учреждениеләренең педагог-психологлары, яшьләр сәясәте, сәламәтлек саклау һәм халыкны социаль яклау системасы белгечләре, шулай ук әлеге метод белән кызыксынучы җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.
Семинар программасында катнашучыларны ДПДГ методы нигезләре белән таныштыру («Нәрсә ул ДПДГ?»), ДПДГ процедурасының сигез стандарт этабын өйрәнү, шулай ук балалар белән эшләү практикасында методны куллану үзенчәлекләрен карау.