Соңгы биш елда Шевченко урамы, 3 адресы буенча урнашкан йортта агымдагы ремонт эшләре 2 миллион сумга якын башкарылган. Агымдагы елда 18 миллион сумнан артык бәягә капиталь ремонт буенча масштаблы проект гамәлгә ашырылды, аның кысаларында бинаның фасады ремонтланды, йорт эчендәге җылылык белән тәэмин итүнең инженерлык системаларын алыштыру һәм модернизацияләү, йорт эчендәге кайнар һәм салкын су белән тәэмин итүнең инженерлык системаларын ремонтлау, шулай ук йорт эчендәге инженерлык системаларын яңарту эшләре башкарылды.
Моннан тыш, йорт ишегалды «Безнең ишегалды» республика программасында катнашты. Квартал эчендәге юлларга ремонт ясалган, заманча яктырту, уен һәм спорт җиһазлары, урналар, эскәмияләр, шулай ук кер киптерү мәйданчыклары куелган.
Республика программалары торак фондын модернизацияләүгә һәм территорияләрне төзекләндерүгә шактый акча кертүне күздә тота. Бу эшләр халыкның тормыш сыйфатын яхшырту һәм уңайлы шәһәр мохите булдыру максатында башкарылды. Әмма, зур тырышлык һәм кертемнәргә карамастан, йортта яшәүчеләр торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча күп миллионлы бурыч туплаган.
Шуны аңлау мөһим: коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләү - йортны яхшы хәлдә тотуның нигезе һәм киләчәктә ремонт һәм төзекләндерү эшләрен планлаштыру мөмкинлеге ул. Идарәче компанияне алыштыру бурычлар проблемасын хәл итмәячәк, әгәр халык түләүгә үз мөнәсәбәтен үзгәртмәсә.
Халыкны, ирешелгән яхшыртуларны саклап калу һәм уңайлы шәһәр мохитенең алга таба үсешен тәэмин итү өчен, җаваплылыкка һәм коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләргә чакырабыз.