Әлмәт районы МХО зонасына 56 нчы гуманитар конвой җибәрде

2025 елның 18 ноябре, сишәмбе

Әлмәт районы махсус хәрби операция уздыру зонасында булган хәрбиләргә һәрьяклап ярдәм күрсәтүен дәвам итә. Сугышчыларның агымдагы ихтыяҗларын исәпкә алып формалаштырылган чираттагы гуманитар конвой бүген алгы сызыкка җибәрелде.

Гомуми авырлыгы 15 тонна булган йөк составына азык-төлек, беренчел кирәк-яраклар һәм гаиләләрдән шәхси посылкалар гына түгел, ә хәрби бурычларны үтәүнең нәтиҗәлелеген күтәрү өчен билгеләнгән югары технологияле җиһазлар да кергән. Аерым алганда, хәрбиләргә 6 квадроцикл, 11 роботлаштырылган платформа, эндуро мотоциклы, 11 дрон, 6 югары егәрлекле генератор, 200 аккумулятор, шиналар, маскировка челтәрләре һәм медикаментлар тапшырылган.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, махсус хәрби операция башланганнан бирле әлмәтлеләр, көчләрен берләштереп, гаять зур 585 тонна йөк җибәргәннәр, аның гомуми бәясе 630 миллион сумнан артып киткән. Бу сан-халкыбызның бердәмлеген һәм көчен күрсәтә торган дәлил.

Игелекләре һәм ярдәмнәре сугышчыларыбызга туган йортының җылысын һәм тылга ышанычын тоярга ярдәм иткән битараф булмаган барлык халыкка һәм оешмаларга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Бердәмлек һәм кайгырту-халкыбызның чын көче ул!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International