Татарстан ЭЭМ кисәтә: теракт турында ялган хәбәр җинаять җаваплылыгына китерә

2013 елның 2 декабре, дүшәмбе
Теракт әзерләнүе турында хәбәрләрнең күбесе аноним характерда була. Шулай булуга да карамастан аларның кемлеге тиз ачыклана һәм алартиз арада полиция бүлегенә китерелә.

Әлеге “телефон террорист”ларының мотивлары төрле. Кемдер билгеле бер оешмага, аның җитәкчесенә үч итеп шалтырата. Икенчеләре исә, сәламәтлекләре бик камил булмаган психик авырулар. Алар шул хәлнең буласына үзләре дә ышана. Андыйлар дәвалау оешмаларына җибәрелә. Өченчеләре, дәрес, контроль эш, имтиханнарны булдырмау максатыннан шалтыраталар. Ә кемнәрдер кызык ясап бу адымга баса. Тик аларның һәркайсы үзенә тиешле җәзасын ала, җаваплылыкка тартыла.

Чөнки, мондый “ялган” шалтыратулар төрле җитди оешмалардан бик күп физик һәм матди көч, чыгым, вакыт таләп итә. Бик күп кешенең гомере куркыныч астына куела.

Шуны да истән чыгармаска кирәк, мондый гадәттән тыш вакыйгаларга киткән чыгым телефон белән шаяручының кесәсеннән түләтелә.

Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International