Әлмәттә шартлаткыч куелуы турында ялган хәбәр аркасында 150 кеше эвакуацияләнгән

2013 елның 2 декабре, дүшәмбе
30 ноябрьдә Әлмәттә «112» дежур-диспетчерлык хезмәте системасына билгесез зат шалтыратып шәһәрнең күңел ачу үзәкләренең берсе 30 минуттан шартлаячагы турында хәбәр итә.

Әлеге хәбәрдән соң күңел ачу үзәгеннән 150 кеше эвакуацияләнә. Бинаны тикшерү эше барышында (анда өйрәтелгән эт тә катнаша) шартлаткычлар табылымый. Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан наркотик матдә кулланган беркайда да эшләмәүче 1981 елгы ир-ат тоткарлана.

http://almet-rt.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International